19 июнь 2012 яңалыклары
-
Безнең белән барысы турында да хәбәрдар булырсыз!
Язылырга ашыгыгыз! 18 июньдә почта бүлегендә (Ленин ур., 40) «Әбүнәче көне» уза. Кемнәр өлгерми калган, ашыгыгыз! Бу үзәк басмаларга соңгы язылу көне! Ә «Маяк»ка язылу 25 июньдә тәмамлана. Иң беренче язылучыларга календарьлар бүләк ителә. Азнакай почтамты подписка бүлеге Хөрмәтле азнакайлылар! «Маяк» газетасының 2012 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры тәмамланып килә....
-
Җиләкне “Маяк” белән үстерәбез
Сизәсезме, җәмәгать, җәй хозуры, аның белән бергә җиләк чоры җитте! Белмәгәннәр белеп торыгыз, урман аланнары, болыннарда, тау битләрендә бу фасылның иң татлы җимеше - җиләк пешеп килә. Оныткан булсагыз, исегезгә төшерәбез: җиләк өлгергән мәл - ул үзебезнең районда чыгып килүче бердәнбер басмабыз - "Маяк" газетасына икенче яртыеллыкка язылу чоры да....
-
Авылдашың шундый булсын икән...
Төркия кунагы Кәрим Туфан чүлмәк вата Берәр ир-егетнең тормыш юлын тасвирлаганда, гадәттә, "Ул үзенә фарызның барысын да эшләде - йорт салды, агач утыртты, малай үстерде", дию белән чикләнәбез. Кешене ир солтаны иткән сыйфатларның үзәгендә аның шәфкатьлелеге, башкалар мәнфәгатен кайгыртуы дә торырга тиешлеген онытып җибәрәбез төсле... Ә андыйлар үзебезнең арабызда яшиләр,...
-
Спорт яшьлекне озынайта
"Бусидо"ның гимнастика залында өлкән яшьтәге хатын-кызларны күргәч, картлыкка карата фикерем үзгәрде. Төшенкелеккә бирелгән пенсионерлар урынына мине ачык йөзле, шат күңелле ханымнар каршы алды. -Шулкадәр егәрне каян аласыз? - дип сорарга ашыктым. -Әлбәттә, биредә! - дип җавап кайтарды Антонина Царева. - Бәйрәмгә килгән кебек киләбез. Биредә уңайлы, барысы да заманча эшләнгән....
-
Матурлык дөньясына тарта
Һәрбер авылда рухи байлыгыбыз - китаплар саклана торган китапханә бар. Ә ул байлыктан ничек файдалануыбыз китапханәчегә бәйле. Бу мәсьәләдә урсайлылар бик бәхетле. Китапханә белән үз эшен яхшы белүче киң күңелле Флүзә Мөнихова җитәкчелек итә. Ул укучыларны даими рәвештә яңа китаплар, басмалар белән таныштырып килә. Биредә без һәрчак үзебезгә кирәкле китапны...
-
Милләтнең тугры кызы
Безнең буын - милли аңлылык, патриотлык хисләре белән әти-әниләребез, мөгаллимнәребезнең җан җылысы аша кечкенәдән сугарылган буын. Бөек Тукайның гаҗәеп "теле"нә, Җәлилнең батыр йөрәклелегенә, ак яулыклы әбиләребезнең гореф-гадәтләренә сокланып үстек. Һәм бу хисләр гомеребез буена озата килә. Мин чордашым Фәридә Шәйхелисламованы да нәкъ менә шул-зыялылык, милләткә тугрылык сыйфатларыннан танып беләм. 2007...
-
Нәфис Фәйзуллин: “Ярый әле нефтьче булганмын...”
Нефтьче ветеран Нәфис Фәйзуллин умарталыгында Нефтьче ветеран, Ленин ордены кавалеры Нәфис Гайнулла улы Фәйзуллин турында язырга алынуым әүвәл эзләнүләрдән башланды. Ә бит аның турында язмаган гәҗит, сөйләмәгән радио-телевидение калмагандыр. Шулай да бүген сиксән яшен түгәрәкләп килүче Нәфис ага турында сүз катмый калу ярамас. Әнә үзе дә сөйләшкәндә уенын-чынын кушып, бөтен...
-
Тау һавасы шифалы
Май аенда районның бер төркем укытучылары Чиләбе өлкәсенең Ирәмәл тавына сәяхәткә барды. Ирәмәл Урал таулары тезмәләре арасында иң изгесе булып санала. Бу истәлекле сәяхәтне 2нче мәктәпнең танылган укытучысы Анатолий Байков оештырды. Ул бу тауларга моңа кадәр дә укучылар белән 7 мәртәбә килгән булган. Сигез сәгать юлдан соң, Түлүк дигән авылга...
-
Спорт яшьлекне озынайта
"Бусидо"ның гимнастика залында өлкән яшьтәге хатын-кызларны күргәч, картлыкка карата фикерем үзгәрде. Төшенкелеккә бирелгән пенсионерлар урынына мине ачык йөзле, шат күңелле ханымнар каршы алды. -Шулкадәр егәрне каян аласыз? - дип сорарга ашыктым. -Әлбәттә, биредә! - дип җавап кайтарды Антонина Царева. - Бәйрәмгә килгән кебек киләбез. Биредә уңайлы, барысы да заманча эшләнгән....
-
Билбау көрәше
Казан шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР Чемпионаты үтте. Ярышларда 35 командадан 291 спортчы катнашты. Команда зачетында Айдар Сафин, Исламбай Сабиров, Ленар Гыйззәтуллин, Юлия Янус катнашындагы безнең район җыелма командасы бронза бүләккә ия булды. Көрәшчеләрне әлеге киеренке бәйгегә тренерлар Рәфис Миннеханов һәм Руслан Гәрәев әзерлөде.
-
Урсайлыларга Мәскәүдә дә тиңнәр булмады
Безнең мәктәп һәр елны фән көнен билгеләп үтә. Бу чарага әзерлек уку елы башыннан ук башлана. Һәр укучы үз кызыксынуыннан чыгып, тикшеренү-эзләнү эше башкара һәм фәнни конференциядә чыгыш ясый. Район конференңиясендә безнең мәктәптән экология, тарих һәм технологиягә багышланган чыгышлар булды. Иң яхшы эзләнү үткәрүче укучыларга "Сәләтле бала" халыкара форумында катнашырга...
-
Концертка килегез!
21 июнь көнне 18.00 сәгатьтә Актүбә бистәсенең Гагарин исемендәге мәдәният йортында бистәнең физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр җәмгыятенә иганә ярдәме күрсәтү йөзеннән хәйрия концерты була. Бу изгелек һәм күңел ачу чарасына барыгызны да көтеп калабыз!
-
Форточка да ача алмыйбыз
Хәсәнов урамындагы 9 нчы һәм 11 нче йорт подъездлары бер-берсенә кара-каршы урнашкан һәм йорт аралары бик тар. Шушы йортлардагы 96 фатирда яшәүче кешеләр бер үк сукмактан йөри. Чокыр-чакыр, асфальты ватылып беткән «кәҗә тыкрыгы» ул. Әле анысы да безгә эләкми. Аннан тыз да быз музыкаларын бөтен көченә акыртып машиналар чаба. Чөнки...
-
Галстуклы балачак
Быелның 19 маенда пионерия хәрәкәте (бүген пионер оешмасының дәвамчысы булып Татарстанда варислар берлеге тора) үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Бала чагы галстуклы чорга туры килгән күпләр өчен бик истәлекле вакыйга бу. Балалар иҗат үзәгендә шушы олуг юбилейга багышлап тантана оештырылды. Слетта катнашучыларны котлап пионер хәрәкәте ветераны, Пионерлар йортының беренче директоры...
-
Елдагыча, Әсәйдә Сабан туе урман аланында узды
Яңа җитәкче Зиннур Шәвәлиевкә Әсәй, Митрәй авылларын кул астына алып, эшләп китүе җиңелләрдән булмавын халык аңлый иде. Булган барлык белгечләр бер йодрыкка тупланып, алда авырлыкларның әле күп буласын аңлап, бердәм эшкә керештеләр. Язгы чәчү вакытында тәмамланды. Игеннәр барлык мәйданнарда чәчелеп, матур гына күтәрелеп килә. Мондый вакытта игенче ничек татарның гасырлардан...